"Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе, Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә татар телендә балалар каналына яхшы исем һәм слоган уйлап табу буенча бәйге игълан итә.
Аның төп максаты - балаларга кечкенәдән үк татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру. 14 яшькә кадәр балаларны кызыклы мультфильмнар, мавыктыргыч тапшырулар көтә.
Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала. Төп таләп - исем һәм слоган татар телендә, кыска һәм тиз истә кала торган булырга тиеш. Фикерләрегезне 2017 нче елның 8 гыйнваренә кадәр balalar-tv@mail.ru электрон почтасына юллагыз. Отышлы 5 исем сайлап алынганнан соң, 9 гыйнвардан алып 13 гыйнварга кадәр, "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең ВК социаль челтәрендә алар өчен тавыш бирү барачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар