16+

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен 100 процент күләмендә субсидия түли башлыйлар?

Субсидияләрнең 65 яшьтән узган кешеләрне дә колачлавы ихтимал.

Субсидияләрнең 65 яшьтән узган кешеләрне дә колачлавы ихтимал.

Россиядә күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең 100 проценты күләмендә субсидия түли башларга мөмкиннәр. Бу хакта «Известия» газетасы Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Светлана Разворотневага сылтама белән хәбәр итә.

«Торак-коммуналь түләүләр өчен субсидияләрне өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә бирергә тәкъдим ителә. Әлеге чара өендә эшсезләр булган гаиләләргә дә кагылырга мөмкин», - дип искәртте депутат.

Моннан тыш, субсидияләрнең 65 яшьтән узган кешеләрне дә колачлавы ихтимал. Алар өчен субсидиянең күләме торак-коммуналь түләүләрнең 70 процентын тәшкил итәр дип көтелә.

Депутатлар шулай ук торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгән вакытта банклар ала торган комиссияне гамәлдән чыгарырга һәм аны идарәче компанияләр өчен 0,1 процентка кадәр чикләргә, җыемнарны киметергә һәм торак-коммуналь идарәсе оешмалары өчен салым түләүне кичектерергә тәкъдим итә, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading