16+

Төшеп утырганда, самолетның двигателе эшләми башлаган

S7 самолетының двигателе төшеп утырганда эшләми башлаган.

S7 самолетының двигателе төшеп утырганда эшләми башлаган.

Экипаж һәм пассажирлар зыян күрмәгән.
6 май көнне «Себер» авиакомпаниясенең S75035 рейсы белән гадәттән тыш хәл килеп чыга. Новосибирскидан Казанга баручы Airbus очкычының A320 (RA-73406) 6400 метр биеклектә, төшү этабында ук, сул двигательнең эшләмәве ачыклана. 
Экипаж оператив рәвештә «ашыгычлык» сигналын игълан итеп һәм билгеләнгән аэропортка кадәр очышны дәвам итәргә карар итеп җавап бирә.  20 минуттан соң самолет Казанга имин генә төшеп утыра.

Мәсәлән, һава судносының техник тикшерү үткәрү өчен очышлардан читләштерелүе билгеле була, Казаннан Новосибирскка китәргә тиешле рейс кичектерелгән. Ә әлеге рейс пассажирлары Новосибирскка 7 май көнне 13:00 сәгатьтә очкан.

Двигательнең эшләмәү сәбәпләре ачыклана.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading