16+

«Тоталь диктант» нәтиҗәләре билгеле: Балтусовага - «5»ле

8 апрельдә узган "Тоталь диктант"та республика буенча 3512 кеше катнашкан. Казанда диктант язучыларның саны быел 1370кә җиткән, аларның 51е бишле алган, бу гомуми санның 4 процентын алып тора.

«Тоталь диктант» нәтиҗәләре билгеле: Балтусовага - «5»ле

8 апрельдә узган "Тоталь диктант"та республика буенча 3512 кеше катнашкан. Казанда диктант язучыларның саны быел 1370кә җиткән, аларның 51е бишле алган, бу гомуми санның 4 процентын алып тора.

"5"ле алучылар арасында Татарстан Президентының ярдәмчесе Олеся Балтусова да бар. Татарстанның рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Ирина Александровская сүзләренчә, акциядә катнашучылар аеруча «мороженое молоко» сүзтезмәсендә, «пьедестал» һәм «исполин» сүзләрендә хаталар җибәргән.

- Гомумән алганда, акциядә катнашучыларның саны елдан-ел артуы, аның үзенә төрле милләт кешеләрен җәлеп итүе сөенечле. Диктант язарга җитмеш яшьлек әби-бабайлар да, гаиләләре белән дә килүчеләр бар иде. Районнарда яшәүчеләр дә кушылды безнең акциягә, быел 23 муниципаль берәмлек катнашса, киләсе елга калганнары да җәлеп ителер дип уйлыйм, - дип сөйләде ул журналистлар белән булган матбугат очрашуында.

«Тоталь диктант»ны быел 71 илнең 858 шәһәрендә язганнар. Иң күп катнашучылар Мәскәү (20150), Санкт-Петербург (7184) һәм Новосибирскида (6930). Таллин үзенең "Тондираба" боз сараенда 2973 кеше катнашындагы акциясе белән узган елгы рекордны куйган. Чит илләрдә рус теленнән белемен 18000 кеше тикшергән. Быел ул беренче тапкыр Нигерия, Бангладеш, Гватемала, Исландиядә узган. 23000 кеше диктантны онлайн язган.

Диктант язучылар үзләренең билгеләре белән totaldict.ru сайтында таныша ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading