16+

Трассада тизлекне арттырырга рөхсәт ителде

М7 трассасында автомобиль хәрәкәтенең максималь тизлеген арттыру турындагы хәбәрне Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов журналистлар белән очрашуда кыш көне үк әйткән иде.

М7 трассасында автомобиль хәрәкәтенең максималь тизлеген арттыру турындагы хәбәрне Татарстанның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов журналистлар белән очрашуда кыш көне үк әйткән иде.

Ниһаять, бу яңалык гамәлгә керде. 6 июньнән М7 трассасының 886дан 896 километрга кадәр участогында  җиңел автомобильләр юлы өчен сәгатенә 110 километр тизлек режимы кертеләчәк. Бу Балык Бистәсе һәм Теләче районнары тирәсеннән уза торган юл участогына кагыла. Анда бу хактагы махсус юл билгеләре урнаштырылачак. Юл иминлеге инспекторлары аңлатуынча, биредәге шартлар тизлек буенча чикләүне арттырырга мөмкинлек бирә. Дөрес, бу үзгәрешләр вакытлыча булыр дип көтелә. 90 урынына 110 километр тизлек белән бары 30 сентябрьгә кадәр генә йөреп булачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading