16+

Төркия Россия туристларын көтә

Ростуризм Россия халкы арасында иң популяр булган юнәлешкә юл ачылуның вакыты дип июль уртасын фаразлый.

Төркия Россия туристларын көтә

Ростуризм Россия халкы арасында иң популяр булган юнәлешкә юл ачылуның вакыты дип июль уртасын фаразлый.

Бу хакта федераль агентлык башлыгы Зарина Догузова хәбәр итте. "Төрек хезмәттәшләребездә мондый уңай динамика дәвам итәр дип өметләнәбез, җәйге курорт сезоны уртасына булса да, безнең гражданнарның төрек курортларына бару мөмкинлеге булачак", - диде ул. Элегрәк РФ Төркия белән авиаэлемтәне 21 июньгә кадәр туктатты, чөнки бу илдә СОVID-19 буенча эпидемиологик вәзгыять  катлаулы.

Төркия курортлары Россия туристлары өчен 15 апрельдән ябык. Үз чиратында Төркия Россиягә имин туризм шартлары булдыру моделен тәкъдим итте, аның нигезендә очышлар беренче чиратта курорт төбәкләренә торгызылачак. Шулай ук Төркия ягы авиаэлемтәне тизрәк яңарту өчен Россия туристларына COVID-19 ачыклауга ПЦР-тестларны бушлай уздырырга әзер.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы вакцина кадату мәҗбүри түгел, әмма кирәкле эш дип санавын җиткерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading