16+

Туңабыз

Казанда меңнән артык йортка җылылык әле җибәрелмәгән.

Казанда меңнән артык йортка җылылык әле җибәрелмәгән.

Беркөнне редакциябезгә даими укучыбыз Миңлегөл Әдһәмова килеп керде. «Өйдә нык салкын, җылылык җибәрергә уйламыйлар. Аякта итек, өстә калын кофта. Баштан яулык төшми. Йокларга да шулай ятабыз», - диде ул. Өйләргә җылы җибәрелми, дип редакциягә шалтыратулар еш килә. «Шешәләргә кайнар су салып, йокларга ятканда шуларны кочып җылынабыз, җылыткычлар кабызабыз, ул энергияне күп әйләндерә, кайчан җылы китә? Туңабыз», - дип мөрәҗәгать итүчеләр шактый. Бу көннәрдә урамда җылы торса да, кичкә барыбер көз үзенекен итә, салкынлык сизелә. Казанда 1540 йортка җылы җибәрелмәгән, дип хәбәр итә Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь хуҗалыгы министрлыгы.

Социаль объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр, шулай ук барлык йортларның 80 проценты җылылык белән тәэмин ителсә дә, торак милекчеләре ширкәтләреннән гариза булмау, башка сәбәпләр аркасында кайбер йортларда әлегә җылылык юк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә тиешле органнарга йортларга җылылык бирү проблемасын тиз арада хәл итәргә йөкләмә бирде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading