«Тун астындагы селедка» салатын әзерләү күпмегә төшә?
«Тун астындагы селедка» салатын әзерләү бәясе 2024 елда 11 процентка арткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
«Тун астындагы селедка» салатын әзерләү бәясе 2024 елда 11 процентка арткан.
«Тун астындагы селедка» салатын әзерләү өчен кирәкле ингредиентларга бәяләр октябрь — декабрьдә 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 процентка арткан һәм 512 сум тәшкил иткән, дип яза ТАСС агентлыгы АТОЛ it-компаниясенең тикшеренү нәтиҗәләре мәгълүматларына сылтама белән.
Компаниядә исәпләүләренчә, күрсәтелгән чорда 1 килограмм суганның бәясе 4 процентка (51 сумга кадәр), кишернең бәясе 10 процентка (60 сумга кадәр), чөгендернең бәясе 3 процентка (34 сумга кадәр) арткан. Яңа ел өстәленә куя торган өчен «Тун астындагы селедка» салаты уртача 198 сумга төшәчәк (үсеш 11 процент тәшкил иткән).
Декабрьнең беренче яртысында Росстат мәгълүматларына сылтама белән «Известия» басмасы октябрь нәтиҗәләре буенча дүрт кешегә «Тун астындагы селедка» салатын әзерләү бәясе 2024 елда 263 сумга кадәр артты дип язган иде. 2023 елга карата үсеш +13 процент тәшкил иткән.
Ел башыннан барыннан да бигрәк бәрәңге кыйммәтләнгән (+65 процент). Суган һәм чөгендер бәяләре 26 һәм 23 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
1 июньнән кайбер гаиләләргә балалар өчен пособиеләр арта. Кайсыларына?
-
#Спорт
“Кайсына җитешә алам, шунда катнашам”: кемнәр кайда көрәшергә уйлый?
-
#Спорт
Муса Галләмов Балтачта да ота. Әлегә икенче урында
-
#Кыскача яңалыклар
Кызыл китапка кергән җиләкләрне җыю 4 елга кадәр иректән мәхрүм итү белән яный
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның бер районында 5 млрд сумлык уникаль сөт эшкәртү заводы төзеләчәк
Комментарийлар