16+

Украина төрмәсеннән качкан татарстанлыга Россиягә кайтырга ярдәм иткәннәр

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең Чаллы шәһәре буенча җәмәгать ярдәмчесе Ольга Силичева Украина төрмәсеннән качкан ир-атка Россиягә кайтырга ничек ярдәм итүләре турында сөйләде. Аңа волонтерлар ярдәм иткән.

Силичева сөйләвенчә, Виталий 10 ел элек Киевка күченгән, шул ук вакытта Россия гражданы булып калган. 2022 елда Россия паспорты булу сәбәпле, ул башта эзәрлекләүләргә дучар була, ә аннары бөтенләй төрмәгә утыртыла, дип яза "Комсомольская правда". 

- Аңа бернинди гаепләүләр дә белдерелми, - ди Силичева.

Соңрак ир-ат төрмәдән кача алган һәм Молдавиягә киткән. «Своих не бросаем» («Үзенекеләрне ташламыйбыз») фонды хезмәткәрләре аңа Россиягә кайтырга ярдәм иткән. Хәзер Виталий медицина тикшерүе узачак һәм аңа эш эзләү мәсьәләсе хәл ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading