16+

Уку йортларын кем саклаячак? Депутатлар нинди фикердә?

Росгвардиячеләргә балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм техникумнарны саклауны йөкләргә телиләр.

Росгвардиячеләргә балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм техникумнарны саклауны йөкләргә телиләр.

Россиядә балалар бакчаларын, мәктәпләрне һәм техникумнарны саклауны Росгвардиягә йөкләргә телиләр, дип яза "Известия"басмасы.

Шундый эчтәлектәге канун проектын Дәүләт Думасына 20 декабрьдә кертү планлаштырыла. 
Канун проектына аңлатма язуында әйтелгәнчә, мәгариф оешмалары бүген килешү нигезендә шәхси сак предприятиеләре тарафыннан саклана. 

"Алар еш кына формаль рәвештә лицензияле сакчыны мәктәпкә эшкә урнаштыралар. Ләкин, чынлыкта, лицензияләре, әзерлеге булмаган, еш кына пенсия яшендәге гражданнар булган бөтенләй башка кешеләр бу функцияләрне башкара", — диелә аңлатма язуында. 

Документта махсус әзерлеге булмаган сакчылар җитди хәл килеп туган очракта, ярдәм итә алмаячаклар дип әйтелә. 

Шуңа бәйле рәвештә, мәгариф оешмаларын Росгвардия сакларга тәкъдим ителә. 

"Безнең фикеребезчә, мәктәпләрне саклауны Росгвардия хезмәткәрләре тәэмин итәргә тиеш. Алар гражданнарны кораллы җинаятьчеләрдән тиешле рәвештә яклау өчен кирәкле әзерлеккә һәм вәкаләтләргә ия", — дип аңлата закон проектын эшләүче авторларының берсе.

Моннан тыш, аның сүзләренчә, Россия мәктәпләренең бердәм куркынычсызлык стандартын эшләү тәкъдим ителә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading