16+

Укытучылар һәм табиблар күпме хезмәт хакы ала?

2023 елда Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 52 мең сум дәрәҗәсендә булган (шул ук вакытта федераль үзәккә караган оешмаларда - 70,5 мең сум).

2023 елда Татарстанда укытучыларның уртача хезмәт хакы 52 мең сум дәрәҗәсендә булган (шул ук вакытта федераль үзәккә караган оешмаларда - 70,5 мең сум).

Табибларның уртача хезмәт хакы 101,7 мең сум тәшкил иткән. "Татарстанстат" шундый мәгълүматлар китерә. 

Шул ук вакытта мәктәпкәчә мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләрнең хезмәт хакы уртача 46,5 мең сум дәрәҗәсендә дип билгеләнә. Гомуми белем бирү мәгариф оешмалары педагогик хезмәткәрләренең - 51,1 мең сум. Статистикада сыйныф җитәкчелеге өчен акча исәпкә алынмаган, дип билгели "Татарстанстат" (бу өстәмә 5 мең сум). 

Балаларга өстәмә белем бирү оешмаларында эшләүчеләрнең хезмәт хакы уртача 52,8 мең сум тәшкил иткән, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында белем бирүчеләр һәм мастерлар - 51,9 мең сум алган. Иң күп хезмәт хакы югары һөнәри белем бирү оешмалары укытучыларында – 108,2 мең сум.

Медицинада иң югары хезмәт хакын югары медицина белеме булган медицина оешмалары табиблары һәм хезмәткәрләре алган - 101,7 мең сум. Шул ук вакытта муниципалитетларда әлеге категориянең уртача хезмәт хакы 45,7 мең сум дәрәҗәсендә. Урта медицина персоналы уртача 51 мең сум акча эшли. Кечесе - 40 мең сум.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading