16+

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә 9 кеше сидр белән агуланып үлгән

Ульяновск өлкәсендә ялган аракы (сидр) белән агуланганнан соң ким дигәндә 9 кеше үлгән һәм тагын 13есе хастаханәдә ята.

Ульяновск өлкәсендә ялган аракы (сидр) белән агуланганнан соң ким дигәндә 9 кеше үлгән һәм тагын 13есе хастаханәдә ята.

Димитровградтагы фаҗигале хәлләр турында беренче хәбәрләр социаль челтәрләрдә якшәмбе көнне кич белән үк күренә башлый. Җирле хастаханәнең реанимациясенә берничә кеше китерелә, әмма алар белән үзләре белән ни булганын аңлатып бирә алмый. 

Иртән үк барлык зыян күрүчеләрне алкогольле «Мистер Сидр» бәйләве ачыклана. Бу эчемлекне алар ял көннәрендә куллана. Аны эчкәннән соң кешеләрнең хәле начарлана, күз күреме начарлана, эчләре яна башлый.

«КП – Ульяновск» хәбәр иткәнчә, сигез кеше хастаханәдә вафат була, тагын берсен хәтта хастаханәгә кадәр дә илтеп җиткерә алмыйлар. Исән калганнар арасында 16 яшьлек кыз да бар. Аның тормышы өчен табиблар көрәшә. Билгеле булганча, ул сеңлесе белән спиртлы эчемлек (сидр) эчкән, сеңлесен, кызганычка каршы, коткарып кала алмаганнар. 

Полиция хәбәр иткәнчә, әлеге эчемлекне Самарада җитештергәннәр. Әлеге җитештерүче эшкуар тоткарланган. Салып биргән торган эчемлекне сату нокталарына махсус савытларда алып килгәннәр, шуннан соң спиртлы эчемлекләр литр ярымлы пластик шешәләргә тутырылган һәм сатып алучыларга җибәрелгән.

5 июнь иртәсендә полиция сәүдә нокталарын тикшерә башлый. Бу сәгатькә хокук сакчылары тарафыннан 193 данә зур савытлар алынганлыгы билгеле.

Параллель рәвештә Самара өлкәсендә дә кибетләрне тикшерәләр, чөнки Ульяновскта да ялган аракыдан үлүчеләр бар. Соңгы ике көндә алты кешенең үлеме турында билгеле.

Фото: Ульяновск өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе
УМВД по Ульяновской области
УМВД по Ульяновской области
Спиртное поставлялось в разливные магазины в кегах без каких-либо опознавательных знаков.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading