16+

Умартачыларның югалтулары бар, тик куркыныч түгел

Башкортстан умартачылары яңа сезонны ачкан. Бу көннәрдә алар, кышлаудан соң, умарта өеннән умарталарны алып чыга, бал кортлары ояларын карый һәм, кирәк булган очракта, аларга ашарга бирә. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Сезон башланыр алдыннан, Чишмә бистәсендә дүрт район умартачылары һәм авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре, ветеринария хезмәте катнашында җыелыш узган. Умарталар, гомумән алганда, имин кышлаган. Кызганыч, кайбер хуҗалыкларда югалтулар бар. Умартачылар белдерүенчә, сәбәп һава шартлары начар булуда түгел, ә умарталарны кышка тиешенчә әзерләмәүдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading