16+

Урам уртасында 7 яшьлек кызны урларга тырышкан

Россия Тикшерү комитетының Стәрлетамак буенча тикшерү бүлеге «балигъ булмаган балага карата кеше урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Россия Тикшерү комитетының Стәрлетамак буенча тикшерү бүлеге «балигъ булмаган балага карата кеше урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Социаль челтәрләрдәге хәбәрләрдә бер видео барлыкка килә. Стәрлетамак шәһәренең Артем урамындагы видеокүзәтү камерасыннан бер ирнең ике мәктәп укучысы артыннан күзәтеп баруы күренә. Бервакыт ул 7 яшьлек кызның кулыннан өстерәп алып китәргә тырыша. Бәхеткә, аны әлеге ирдән 12 яшьлек абыйсы коткарып кала. Явыз ниятле кеше качкан. Балаларның әти-әниләре полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән.

"Полиция хезмәткәрләре билгеләгәнчә, кызның абыйсы белән бергә мәктәптән өйләренә кайтышы булган. Хәзерге вакытта әлеге билгесез ирне эзләү эшләре бара. Полиция шаһитлардан сорау ала, видеокүзәтү камераларыннан алынган язмалар тикшерелә. Процессуаль карар кабул ителәчәк”, — дип хәбәр итә Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.

Фото: bashinform.ruсоцсети

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading