16+

«Урманга алып чыгам да, тезләреңә атам...»

Лениногорск полиция бүлегенә Лениногорскида яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Лениногорск полиция бүлегенә Лениногорскида яшәүче 33 яшьлек хатын-кыз гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Анда ул 43 яшьлек ирне җинаять җаваплылыгына тартуны сораган.

2024 елның 2 июлендә 2009 елгы егетләр арасында низаг килеп чыга. Бәхәсләшүчеләр шул ук көнне кич белән "күрешеп аңлашырга" сүз куеша.  Егетләрнең берсе очрашуга үзе генә килгән, ә менә көндәше дуслары һәм үзенең 43 яшьлек туганын да иярткән. Нәкъ менә бу ир-ат яшүсмергә яный башлаган. "Урманга алып чыгам, тезләреңә атам һәм шунда үләргә калдырам...", — дигән ул яшүсмергә.

Полициягә янаулы сүзләр ишеткән егетнең әнисе мөрәҗәгать иткән һәм бу хакта сөйләгән. Полиция кичекмәстән Россия Җинаять кодексының 119 маддәсе «Үтерү яки сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау» буенча җинаять эше кузгаткан. Тикшерү бара.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading