16+

Урманнар да иркен сулагандыр

15 сентябрьдә старт алган "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе дәвамында урман массивларын 855,6 кубометр чүп-чардан чистартканнар.

15 сентябрьдә старт алган "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе дәвамында урман массивларын 855,6 кубометр чүп-чардан чистартканнар.

Моннан тыш автомобиль юлларыннан, федераль һәм төбәк трассаларыннан 504,1 кубометр коры ботаклар һәм ауган агачлар чыгарылган. Чара барышында 1,5 меңгә якын кеше, шул исәптән 488 урман фонды арендаторы, 133 предприятие, шулай ук 15 бакча ширкәте катнашкан. Урман массивларында каты көнкүреш калдыклары чүплекләрен ачыклау буенча 159 рейд үткәргән. Рейд вакытында 35 санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган, алар барысы да юк ителгән.

Акция кысаларында 34 чишмә чистартылган һәм төзекләндерелгән. 86 мәгълүмат тактасы, аншлаглар, шулай ук урман фондында һәм автомобиль трассалары буенда урнаштырылган ял итү чатырлары ремонтланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading