16+

Утлы юл һәлакәте: ике кеше һәлак булган

 Самара өлкәсендә бензовоз катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган.

 Самара өлкәсендә бензовоз катнашындагы юл һәлакәтендә ике кеше һәлак булган.

Renault автомобиле йөртүчесе, аның пассажиры Самара өлкәсендә бензовоз белән булган юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булган, йөк машинасы йөртүчесе хастаханәгә салынган.

Төбәк эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, бензовоз тәгәрмәче шартлаган, шуңа каршы як полосага килеп чыккан. Биредә ул ике җиңел машина белән бәрелешә. 

"Юл-транспорт һәлакәте урынында Renault йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булды. Зур йөк машинасы йөртүчесе хастаханәгә озатылган", - дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгы.

Өченче автомобиль Toyota Land Cruiser машинасына да зур зыян килгән. 

Авария урынында янгын чыккан.На трассе М-5 под Самарой погибли два человека в ДТП со сгоревшим бензовозом

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading