16+

Вакцинация турында QR-кодлы документка яңа исем бирәчәкләр

Документка атама сайлау өчен социаль сораштыру уздыру планлаштырыла.

Документка атама сайлау өчен социаль сораштыру уздыру планлаштырыла.

Россия хакимияте тарафыннан ковид белән чирләү яки вакцинация турында QR-кодлы документның атамасын үзгәртү мөмкинлеге турында фикер алышу бара. Мисал өчен, документ "сәламәтлек паспорты", "яшел паспорт", "санитар паспорт" яки "ковипасс" атамасын алырга мөмкин. Бу хакта РБК басмасы яза.
Россия хакимияте QR-кодлы документның үз исеме булырга тиеш дип саный, чөнки QR - ул флешка кебек үк мәгълүматны тапшыру ысулы гына.
Документка исем сайлау өчен социаль сораштыру уздыру планлаштырыла һәм алга таба ул закон чыгару дәрәҗәсендә беркетеләчәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading