16+

“Вакыт машинасы” белән урта гасырда яшәп алу 8,2 миллионга төшкән

Узган атнаның ял көннәрендә Болгарда "Бөек Болгар" Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивале узды.

Узган атнаның ял көннәрендә Болгарда "Бөек Болгар" Бөтенроссия урта гасыр сугышы фестивале узды.

Әлеге масштаблы чара Болгарда өченче кат үткәрелде. Фестивальдә Россиянең бик күп төбәгеннән килгән, эсселек 36 градуска җитсә дә борынгы чор сугышчыларының калын, авыр киемнәре кигән ир-егетләр тамашачыларга төрле сугыш алымнарын күрсәтте. Чараны тамаша кылырга килгән Россия Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Александр Сидякин сүзләренчә, фестивальдә катнашучыларның саны елдан-ел арта бара.

- 10 мең тамашачы белән башланып киткән чарага хәзер 30 мең халык килә. Киләсе елга аларның саны 50 мең булыр дип уйлыйбыз. Бәйрәмне оештыручылар безне, "вакыт машинасында", урта гасырга күчереп куя. Биредә мең ел элек нәрсәләр булганын без шушы фестиваль аша күзаллыйбыз. Ул вакытта Болгар көчле дәүләт булган. Анда төрле милләт кешеләре яшәгән. Сугышлар алып барып, үз хокукларын, чикләрен билгеләгәннәр. Әмма шушы мең ел эчендә без үзара дус яшәргә өйрәндек. Бүгенге көндә Татарстанда 150дән артык милләт яши, алар бер-берләренең телен, мәдәнятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, - ди ул.

Депутат әйтүенчә, "Бөек Болгар" фестивале туризмны үстерергә дә булыша. Республика туризм буенча Россиядә бишенче урында тора.
Быелгы чарага катнашырга илнең 22ләп төбәгеннән килгәннәр, шулай ук ике чит ил вәкиле дә бар. 2015 ел белән чагыштырганда, сугышчыларның саны - ике тапкырга, интерактив мәйданчыкларның саны исә 1,5 тапкырга арткан. Россия төбәкләрендәге туристлык ширкәтләре белән оешкан төстә эш башлаганнар. Бүген фестивальгә килер өчен башка республика, өлкәләрдә турлар да сатыла башлаган.

Фестивальнең быелгы бюджеты 8,2 миллионны тәшкил иткән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading