16+

Вакытлыча эшләмәгәннәре өчен 2,5 млрд. сум акча алачаклар

Россиянең көньягындагы һәм үзәк өлешендәге вакытлыча ябылган аэропортлар операция чыгымнарын компенсацияләүгә 2,5 миллиард сум тирәсе акча алачак.

Россиянең көньягындагы һәм үзәк өлешендәге вакытлыча ябылган аэропортлар операция чыгымнарын компенсацияләүгә 2,5 миллиард сум тирәсе акча алачак.

Бу хакта ил Хөкүмәтенең матбугат хезмәте үзенең Telegram-каналында хәбәр итә.

Россия лидеры Владимир Путин һава транспорты өлкәсе хезмәткәрләре эшне тиз арада яңадан башлап җибәрсен өчен аларга ярдәм итәргә кушты. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмә барышында шулай дип белдерде. «Шуңа күрә хәзер анда югары квалификацияле белгечләрне һәм җиһазларны саклау бик мөһим», – дип өстәде Хөкүмәт башлыгы.

Моннан тыш, Мишустин искәртеп узганча, Россия төбәкләренең транспорт үтемлелеген һәм элемтәләрен саклап калу өчен өстәмә поездлар һәм шәһәрара автобуслар җибәрелгән.

Чыганак - "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading