16+

Ватык велосипедың булса, китереп бир

14 гыйнварга кадәр Казанда «Чыршы астында велоигелек» хәйрия акциясе кысаларында велосипедлар җыялар.

14 гыйнварга кадәр Казанда «Чыршы астында велоигелек» хәйрия акциясе кысаларында велосипедлар җыялар.

Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Теләге булган һәркем үзенең ватылган яки файдаланылмый торган велосипедын кабул итү пунктларының берсенә тапшыра ала. Аны проект активистлары төзәтә, соңыннан авыр хәлдә яшәүче гаиләләрдәге балаларга тапшырачаклар. «Велодобро» пунктлары Борхан Шаһиди урамы, 26 («Приют» үзәге) һәм Бойничная урамы, 5 («Беренче йөгерү мәктәбе») адреслары буенча урнашкан. Шулай ук акция кысаларында Кыш бабайдан велосипед алу турында хыялланган балалардан хатлар кабул ителә. Акция турында «Вконтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә танышырга мөмкин.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading