16+

Ветераннар поездда бушлай йөри ала

Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары 3-12 майда Россия территориясендә ерак араларга хәрәкәт итүче тимер юл транспортында бушлай йөри алачак. «Россия тимер юллары» җәмгыяте инвалид яки ветеранны озата йөрүче бер кешегә дә тимер юл транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге бирә.

Бушлай билетлар купелы вагоннарга (урын-җир тәкъдим ителә) һәм барлык категориядәге поездларга - югары тизлектәге «Сапсан», тизйөрешле «Ласточка» поездлары (икенче класслы хезмәт күрсәтү урыннары), шәһәр яны, фирма, пассажир поездларындагы урыннарга бирелә.

Сугыш ветераннары 3-12 май көннәрендә бушлай йөрү мөмкинлегеннән чикләнмәгән күләмдә файдалана ала. Бушлай йөрү билетларын 1 апрельдән рәсмиләштерергә мөмкин инде.
Билет сатып алганда түбәндәге документлар кирәк:

1. Россия гражданнары өчен паспорт яки шәхесне белдерүче бүтән документ; чит ил гражданнары өчен паспорт яки шәхесне белдерүче бүтән документ, вакытлыча яшәү өчен бирелә торган документ (вид на жительство).

2. Бушлай йөрү хокукы бирүче документ. Бу Бөек Ватан сугышында катнашучы кенәгәсе, Бөек Ватан сугышы инвалиды кенәгәсе, «Ветераннар турында»гы 14 нче федераль закон нигезендә бирелә торган «- төркем инвалид» тамгасы куелган ташламалардан файдалану хокукы бирә торган кенәгә, «Ленинградны саклаган өчен» медале белән бүләкләнү турындагы кенәгә булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading