16+

Вильфанд россиялеләрне Яңа елдан соң көчле салкыннар килүе турында кисәтте. Кайчан?

Вильфанд Яңа елдан соң булачак һава торышы турында сөйләде.

Вильфанд Яңа елдан соң булачак һава торышы турында сөйләде.

Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд россиялеләргә Яңа елдан соң Россиянең Европа өлешендә һава торышы турында сөйләде.
Синоптик кисәткәнчә, 2022 елның гыйнварында көчле салкыннар көтелә.

 - Яңа елның гыйнварында һәм февралендә, Росгидрометүзәк фаразлары буенча, илнең Европа өлеше территориясендә кыш бертөрле булмаячак. Җылылык саны климат характеристикаларыннан артып китәчәк. Әмма шул ук вакытта минус 20-25 градуска кадәр бик көчле салкыннар да булачак, - дип сөйләде "Парламент газетасы"на метеоролог.
Моңарчы Роман Вильфанд белдергәнчә, безнең ил территориясендә глобаль җылыну фонында экстремаль табигый күренешләр санының артуы мөмкин.
Синоптик сүзләренчә, бу РФнең географик үзенчәлекләре белән бәйле, нәтиҗә буларак климатның үзгәрүе башка илләргә караганда тизрәк темплар белән бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading