Бүген Россия Федерациясе вице-премьеры Виталий Мутко Россия-Мексика матчын карарга Казанга килде. Ил җыелмасының Татарстанда җиңү яулаячагына ышана ул.
Скопировать ссылку
Бүген Россия Федерациясе вице-премьеры Виталий Мутко Россия-Мексика матчын карарга Казанга килде. Ил җыелмасының Татарстанда җиңү яулаячагына ышана ул.
- Казан һәрвакыт безнең өметләрне аклады. Ул лаеклы рәвештә илнең спорт башкаласы булып тора. Биредә зур спорт чаралары оештырыла. Монда аны югары дәрәҗәдә үткәрә дә беләләр. Бүгенге матч вакытында да бар өмет Казанда. Җанатарлар үз энергиясен футболчыларга да җиткерә алыр, - диде Виталий Мутко.
Җитәкче сүзләренчә, соңгы елларда Россия җыелмасы җиңүгә таба зур адымнар белән бара.
- Хәзер без составны үзгәрттек. Фикерли белүче, амбицияле тренерыбыз бар. Җанатарлар да безгә ышана. Моны Португалия белән булган матч күрсәтте. Уеннан соң халыкның кул чабуы гына да ни тора?! Җиңелсәң дә, футбол кырыннан башны югары күтәреп китәрлек итеп уйнарга кирәк, - ди Виталий Мутко.
Ул Конфедерацияләр Кубогы вакытында беренче тапкыр кертелгән видеокабатлауларга да үз фикерен белдерде. Әлегә ул футбол дөньясында эксперимент буларак кына эшли. Ярышлар тәмамлангач, аны кертү-кертмәү мәсьәләсен караячаклар. Россия Футбол федерациясе дә ил чемпионатында әлеге программаны кулланмакчы. Хәзерге вакытта ФИФА белән сөйләшүләр алып барыла.
Вице-премьерның киләсе сезонда «Рубин»ның да күтәрелүен күрәсе килә.
- Илнең 16 клубы да үзара көндәшлеккә сәләтле булырга тиеш. «Рубин»ның икътисади базасы да, материаль базасы да яхшы. «Казан-Арена» стадионы гына да ни тора! Команда Россия чемпионы да була алды, «Барселона»ны да җиңде. Кызганыч, соңгы вакытта күп нәрсәгезне югалттыгыз. Хәзер клуб премьер-лигада 9нчы урында бара. Яңа җитәкче килгәч, кабат үз исемен кайтырыр дип уйлыйм, - диде Виталий Мутко.
Комментарийлар