16+

Владимир Путинның ышанычлы кешеләре арасында ничә татарстанлы бар?

Владимир Путинның ышанычлы кешеләре дүрт татарстанлы булды.

Владимир Путинның ышанычлы кешеләре дүрт татарстанлы булды.

Ил Президентын сайлауда 346 кеше тәкъдим итәчәк. 

Владимир Путинның ышанычлы кешеләре дүрт татарстанлы булды. Сайлаулар алдыннан РФ Президентының ышанычлы затлары саны 346 кеше тәшкил итә, дип хәбәр итә Үзәк сайлау комиссиясе. 

Татарстанда президент сайлаулары вакытында 2,7 меңнән артык участок комиссиясе эшләячәк
Исемлеккә «Ак Барс»ның элеккеге уенчысы Данис Зарипов, КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин, «Мин булдыра алам» оешмасына нигез салучы Марат Ильясов һәм «Ярдәм янәшәдә!» хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов керде.
Булачак сайлауларда Владимир Путин кандидатурасын Татарстан халкының 80% тан артыгы хуплый. Бу хакта Яңа ел алдыннан журналистлар белән очрашуда «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин белдерде. 

Исегезгә төшерәбез, дәүләт башлыгын сайлаулар 15 нче, 16 нчы һәм 17 нче мартта узачак. Бүгенге көндә аларда катнашу нияте турында 33 кеше белдергән: тугызы – сәяси партия вәкилләре, тагын 24 е – үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading