Вокзалда иң беренче булып "Шәһри Казан"ны алып бетергәннәр
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Казанның тимер юл вокзалында милли басмаларны сату автоматы урнаштырды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте Казанның тимер юл вокзалында милли басмаларны сату автоматы урнаштырды.
Бу Казан буенча уникенче мондый автомат. Тимер юл вокзалыннан тыш, алар “Татмедиа”, Республика клиника хастаханәсе, Республика клиника онкология диспансеры, Сугыш ветераннары госпитале, ТР Хөкүмәт йорты, “Тукай мәйданы”, “Имәнлек”, “Кәҗә бистәсе”, “Сукно бистәсе”, “Җиңү проспекты”, “Төньяк вокзалы” метро станцияләрендә урнаштырылган.
Автомат тәүлек буе эшли. Биредә балалар өчен “Салават күпере”, “Сабантуй”, хатын-кызлар өчен “Сөембикә” журналлары, “Чаян”, “Казан” һәм башка басмалар тәкъдим ителгән.
Автомат ачылган көнне биредә “Шәһри Казан” газетасы һәм “Сөембикә”, “Идел” журналлары сатылган. Бу хакта “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков хәбәр итте.
Исегезгә төшерәбез, милли басма сату автоматлары быелның апрелендә эшли башлады. Иң беренче булып алар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка күрсәтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар