16+

Волонтер Рүзәл Минһаҗев: «Бу баруыбыз бик тетрәндергеч булды»

Рүзәл әле шушы көннәрдә генә МХОдан кайтты. Бирегә ул гуманитар ярдәм озата барган иде.

Рүзәл әле шушы көннәрдә генә МХОдан кайтты. Бирегә ул гуманитар ярдәм озата барган иде.

"Хөрмәтле халкым!!!

Бу 12нче тапкыр баруыбыз бик үзенчәлекле һәм тетрәндергеч булды..

Сез җыйган посылкалар, Нива машиналары, тормышларын җиңеләйтергә булышкан бөтен әйбер - егетләребезнең кулларына барып иреште, Аллаһка шөкер...

Әниләребез җибәргән күмәчләр, апаларыбыз йөрәк җылысы белән кискән өй токмачлары, абзыйларыбыз ясаган окоп шәмнәре, балаларыбыз язган хатлар, татар җырлары яздырылган флешкалар, халкым җибәргән чиста сулар, ризыклар - егетләребезнең күңелләрен җылыткандыр, туган якларына кайткан кебек булганнардыр...

Шыгрым тулы грузовой белән Украина эчендә 2430 чакрым, ә тулаем алганда 7 мең чакрымнан артык юл үтелгән...

Юл каршылыклары, ватылулар, хәбәргә керә алмаулар, үзәкне өзгән - фәрештәләр аллеясы (һәлак булган балалар өчен төзелгән), урыннарыннан 800 чакрым күчкән хәбәрсез югалган егетләребезне табып, кулларын кысып-кочаклаулар, фронт сызыклары, ут эчендәге госпитальләр, хәрабәләр, җимерекләр арасында исән калган кешеләр, барсы да йөрәк аша узды...

Әле һаман да ушыма килә алмыйм...

Шушы авыр вакытларны җиңеләйткән: үземнең курку белмәс егетләремә, ут чәчеп торган волонтер кызларыма, район җитәкчелегенә, соңгы ипиенә кадәр чыгарып биргән, догалары белән безнең юлыбызны яктырткан - ХАЛКЫМА - кулымны йөрәгемә куеп, башымны иеп - тирән рәхмәтемне җиткерәм...

Безнең эшебез - күлдәге тамчы кебек кенәдер, ләкин шундый тамчылар - күлне җыя ала!!!

Халык - ул көч. Егетләр, без сезнең белән һәрвакыт, - ди Рүзәл. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading