16+

Хәрби пенсионерлар өчен күңелле яңалык

Россиядә хәрби пенсионерларга пенсияләрне арттыру турында закон кабул ителде.

Россиядә хәрби пенсионерларга пенсияләрне арттыру турында закон кабул ителде.

Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта хәрби пенсионерларга пенсияләрне арттыру турындагы канунны кабул итте, дип хәбәр иткән Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин.

2024 елның 1 октябреннән хәрби, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларның пенсияләре 4,5 процентка артачак. Бу чара 2,7 миллионнан артык кешегә кагылачак. “Безнең бурыч – илебезнең иминлеген тәэмин итүчеләргә ярдәм итү. 2022 елда хәрби пенсионерларның пенсияләре гомуми алганда 19,5 процентка артты, ә 2023 елның 1 октябреннән тагын 10,5 процентка” дигән Володин.

Закон проектын өстенлекле тәртиптә караганнар. Канун Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча кабул ителгән. 

Сүз уңаеннан: Дәүләт Думасы икенче һәм өченче укылышта 2024 елда эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен арттыру турындагы законны да кабул иткән, дип хәбәр ителә Дәүләт Думасы сайтында. 2024 елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминият пенсияләре 7,5 процентка артачак. Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен арттыру 32 миллионнан артык гражданга кагылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading