16+

«Хәтта эте дә елады»: мобилизацияләнгән егет ялга кайткан

Илдар Биктаһиров ялга кайтачагы турында беркемгә дә алдан хәбәр итмәгән.

Илдар Биктаһиров ялга кайтачагы турында беркемгә дә алдан хәбәр итмәгән.

Олыяз авылындагы йортлары капкасыннан кергәндә туганнары өстәл артында чәй эчеп утыра булган. Ишегалдында этләренең ыргылып-ыргылып өрүен ишеткәч, барысы да тәрәзәгә караган. Бу хакта «Мамадыш-информ» хәбәр итә. 

Ә ишегалдында шундый күренеш: шатлыктан эте хәрби егет тирәли сикерә, өрә. Ә иң гаҗәбе-этнең күзләреннән яшьләр ага иде. Бәхет күз яшьләре. Дүрт аяклы дусты озак вакыт тынычлана алмаган. Солдат эт янында әйләнгәндә, ишегалдына өйдәгеләр дә йөгереп чыга. Кочаклашу, сәламләү, күз яшьләре...
Илдар Биктаһиров та күз яшьләрен тыя алмый, аңа яу кырында, алгы сызыкның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татырга туры килә.

- Улымның мобилизациягә чакырылуы турындагы хәбәрне бик авыр кабул иттем. Аны озатканнан соң еламаган көнем калмады. Махсус хәрби операция зонасына киткәндә, ул: "Әни,  сеңлем белән хуҗалыкны алып бару сиңа бик авыр булачак. Ләкин зинһар, баш санын киметмәгез. Җиңеп кайткач, һичшиксез, маллар өчен яңа каралты төзиячәкбез, алга таба да баш санын арттырачакбыз, дип әйтте улым, - дип сөйли Илдар Биктаһировның әнисе Алсу апа. 

Беренче көннәрдән үк Илдар үзен җаваплы кеше итеп күрсәтә. Хәрби җыеннарда «радиациядән, химик һәм биологик коралдан саклану буенча иң яхшы солдат» дипломын ала. 
Энергодар хәрби-гражданлык администрациясенең, Көньяк армия төркеме командующиеның Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Күкрәгендә «хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан өчен» медале. Аның белән бергә хезмәт итүче Татарстан егетләре өчен ул үрнәк булып тора. 

- Ерак сәяхәтләр алдыннан авыр минутларда дога кылабыз. Отпускка без Татарстаннан биш егет кайттык. Авырлыклар якынайта дип юкка гына әйтмиләр. Алгы сызыкта без моны үзебез сиздек, Егетләр белән без һәрчак элемтәдә, - ди Илдар. 

Илдар Биктаһировның отпусклары тәмамланган, һәм ул инде үз подразделениесенә, алгы сызыкка кайткан. Аның барлык якыннары, авылдашлары, якташлары бүген бер теләк һәм фикер белән яши, Илдар, аның хезмәттәшләре, безнең барлык егетләребез үз гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтсын иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading