16+

«Хәзер тыелачак»: фатиры, йорты яки дачасы булган һәркем өчен яңа кагыйдәләр

Фатир, шәхси йорт яки җир иясе булган һәр россияле дә белмәгән, күчемсез милеккә кагылышлы яңа кагыйдә законлы көченә керде.

Фатир, шәхси йорт яки җир иясе булган һәр россияле дә белмәгән, күчемсез милеккә кагылышлы яңа кагыйдә законлы көченә керде.

Юрист Ирина Сивакова күчемсез милеккә хокукларны тапшыру буенча яңалыклар барлыкка килүен хәбәр итте. Эксперт белдерүенчә, үзгәрешләр алданудан, мошенниклардан саклану өчен кертелгән.

Россия Федерациясендә күчемсез милек сату процессында явыз ниятле кешеләр тарафыннан алданган корбаннар саны бик тиз арта, шуңа күрә Россия гражданнары өчен яңа хокук, ягъни күчемсез милек белән килешүләрне тыю хокукы булдыру турында карар кабул ителде. Башкача әйткәндә, фатир яки шәхси йорт хуҗалары үз мөлкәтләрен тапшыруны тыя ала.

Бу үзгәреш Росреестрда кабул ителгән һәм законлы көченә кергән. Хәзерге вакытта күчемсез милек белән бәйле барлык гамәлләр тыела, ягьни милекче документлар рәсмиләштергән вакытта шәхсән үзе катнашырга һәм аның ризалыгы булырга тиеш. Әлеге яңа кагыйдә турында тулырак Күпфункцияле үзәкләрдә белә алачаксыз. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading