16+

«Хезмәт ветераны» исеме кемнәргә бирелә?

Татарстан Хезмәт министрлыгы хезмәт ветераны исемен кемгә бирергә тиешлеген аңлатты.

Татарстан Хезмәт министрлыгы хезмәт ветераны исемен кемгә бирергә тиешлеген аңлатты.

Татарстанда хезмәт ветераны исемен алу өчен хезмәт стажы һәм ведомстволы, яки дәүләт бүләкләре булырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова «Татарстан онлайн»туры эфирында хәбәр итте.

«Хезмәт ветераны» исеменә лаек булыр өчен стаж кирәк – ир-атлар өчен кимендә 25 ел һәм хатын-кызлар өчен кимендә 20 ел, һәм ведомство бүләкләре. Димәк, сез эшләгән тармак сезнең өлешегезне хупларга тиеш. Алар (ведомстволы яки дәүләт бүләкләре) төрле һәм федераль дәрәҗәдә билгеләнә. Мәгариф системасы өчен бу «Ветеран» күкрәк билгесе, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасында ул – Мактау грамотасы», - дип аңлатты ул.

Хезмәт ветераннарына торак-коммуналь хезмәтләргә түләгәндә 50 процент ташлама, телефонга түләгәндә субсидия, юлда йөрү өчен айлык социаль түләү, протез куйдыру, ишетмәүне дәвалау бушка каралган.
Татарстанда өлкән яшьтәге хезмәткә яраклы 935 мең кеше яши, 135 мең кеше хезмәт ветераны исеменә ия.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Исэнмесез! Безнен курше колхозда40 ел котуче булып эшлэде , куршегэ ничек хезмэт ветераны исеме алырга, ярдэм котэбез

    • аватар Без имени

      1

      0

      Пенсия 20000 сумнан артса,бер нинди льгота да юк.

      Мөһим

      loading