"Хәзерге вакытта хокук бозулар ачыкланмаган. Сайлау участокларында гадәттән тыш очраклар теркәлмәгән. Тавыш бирү тыныч, штат режимында узды. Тавыш бирү барышына йогынты ясый торган хокук бозулар теркәлмәгән, сайлау законнарын бозуга шикаятьләр килмәгән», – дип өстәде Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.
Ул участок сайлау комиссияләре әгъзалары нәтиҗәләрне 19 марттан да соңга калмыйча, ә Россия субъектларының сайлау комиссияләре 21 марттан да соңга калмыйча игълан итәргә тиешлеген әйтте.
Комментарийлар