16+

Яңа алимент фонды кемнәргә ярдәм итәчәк?

Депутатлар алиментчы ата-аналарыннан законлы рәвештә ярдәм ала алмаган балаларга ярдәм фонды булдырырга тели.

Депутатлар алиментчы ата-аналарыннан законлы рәвештә ярдәм ала алмаган балаларга ярдәм фонды булдырырга тели.

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисе Нина Останина шундый тәкъдим белән чыккан. Хәзер проект хөкүмәттән бәяләмә алу стадиясендә, дип яза “АиФ”. Останина аңлатканча, фондны өч чыганак формалаштырыр дип көтелә: бюджет акчасы, алимент түләмәүчеләр акчалары һәм ирекле кертемнәр. Фондны эшләтеп җибәрү өчен бер-ике ел һәм дәүләт акчалары кирәк булачак. Соңыннан фонд мөстәкыйль рәвештә ике калган чыганак хисабына үсәргә тиеш. Алиментчылардан нинди сумманы алачаклар дигәндә, Останина, алимент түләнмичә калып, ике ай үткәннән соң, ул сумма 50 процентка артачак, дип ачыклык керткән. Алимент фондына шул пенидан взнос та киләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading