16+

Яңа автомобиль яки фатирны теләсә кайсы салым органында теркәп булачак

3 августтан башлап салым түләүче үзенең яңа күчемсез милке яки автомобиле турында теләсә кайсы салым инспекциясенә хәбәр итә ала.

3 августтан башлап салым түләүче үзенең яңа күчемсез милке яки автомобиле турында теләсә кайсы салым инспекциясенә хәбәр итә ала.

Ә моңа кадәр алар бары хуҗаның яшәү урыны яки торак һәм автомобиль булган урында гына теркәлә иде. Бу хакта 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән "Россия Федерациясенең Салым кодексының беренче өлешенә үзгәрешләр кертү турында"гы Федераль законда әйтелгән, дип яза "Российская газета".

Искәртеп узабыз: физик затлар, инспекциядән белдерү хаты алмаган очракта, салым салына торган транспорт чаралары яки күчемсез милекләре турында хуҗа кеше үзе хәбәр итәргә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading