Яңа елдан чүп-чар чыгарган өчен бөтен кеше бертөрле түли
Киләсе елдан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендә яңа графа барлыкка киләчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Киләсе елдан торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазендә яңа графа барлыкка киләчәк.
Чүп чарны чыгарган өчен аерым түли башлавыбыз ихтимал. Хәзер әлеге хезмәт өчен түләү башка графага кертелгән, чүп-чар чыгару нормалаштырылмаган. Хәзер гадәттә, бу түләү торакның квадрат метрыннан чыгып исәпләнә. Бер квадрат метр өчен 2 сум 50 тиен тирәсе түләргә туры килә. Тарифларны идарәче компанияләре билгели, дип хәбәр итә «Российская газета».
2017 елдан исә бу тарифларны көнкүреш калдыклары чыгару белән шөгыльләнгән төбәк операторлары билгеләячәк. Шул рәвешле түләү бөтен кеше өчен бертөрле булачак. Бу сумма ничә сумны тәшкил итәчәк дигән сорауга, Россия Экология һәм табигый байлыклар министры Сергей Донской: «Бу хакта төбәк операторлары сайлангач сөйләшергә була. Сайлау процедурасы ачык - кемнең шартлары яхшырак, шул җиңә. Без чүп-чар чыгаруга бәя артырга тиеш дип санамыйбыз», - дигән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмыш
Балалар йортында яшәргә мәҗбүр булган улын кызгана да бит...
-
#Спорт
Миңнеханов: «Ышанам ки, алда сезне күп кенә зур җиңүләр көтә»
-
#Кыскача яңалыклар
Миңнеханов: Иң мөһим бурычларның берсе - педагогның абруен һәм статусын күтәрү
-
#Спорт
«Россия күләмендәге ярышларга әвереләбез»: радио журналистлары волейбол уенында ярышачак.
-
#Язмыш
Өч баласы ятим кала. “Әни янында салкынмы икән” дип сорый алар...
Комментарийлар