16+

Яңа елларда янгын аркасында үлем очраклары илле процентка арта

Бәйрәм көннәрендә янгыннар һәм бәхетсезлек очраклары арта. Озак вакытка сузылган яңа ел бәйрәмнәре - искәрмә түгел.

Бәйрәм көннәрендә янгыннар һәм бәхетсезлек очраклары арта. Озак вакытка сузылган яңа ел бәйрәмнәре - искәрмә түгел.

Статистикага күз салсак, яңа ел көннәрендә, гадәти көннәр белән чагыштырганда, янгыннар саны 20 %ка, шуңа бәйле рәвештә үлем - китем очраклары исә 50 %ка арта икән.

ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнгәндә һәм бәйрәмнәр вакытында берничә кагыйдәне сакларга киңәш итә!

Хәвеф-хәтәр төркемендә - спиртлы эчемлекләр кулланган кешеләр. Исегездә тотыгыз, исерек кеше янгын килеп чыгуда төп гаепле булырга мөмкин. Моннан тыш, мондый хәлдә кешеләр килеп чыккан хәлне һәрвакыт аек акыл белән бәяли алмый. Димәк, бәла-каза килеп чыккан очракта, янгыннан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаячаклар. Иң куркынычы шул, алкоголь куллану аркасында кешеләр һәлак була, йорт-җирсез калалар.
Яңа елларда ут чыгуның тагын бер сәбәбе - электр үткәргечләрнең кыска вакытлы ялганышы. Электр челтәрләре  тәүлек дәвамында эшләүче телевизор, компьютер һәм башка көнкүреш приборлары күтәрә алмый. Электр челтәренә артык  күп җиһаз тоташтырмагыз.

- Бәйрәмнәргә әзерләнгәндә һәм бәйрәмнәр вакытында кайбер кагыйдәләргә таянырга тәкъдим итәбез, спиртлы эчемлекләрдән артык файдаланмагыз; электр челтәрен артык йөкләмәгез; чыршыны бизәү өчен төзек электр гирляндаларын гына кулланыгыз; бенгаль утлары һәм шәмнәр белән эш иткәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез, -  дип киңәшләрен бирде ТР янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы урынбасары Максим Трущин.ФФото: http://mchs.tatarstan.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading