16+

Яңа уку елына - тарих фәненнән яңа дәреслек!

5-9 сыйныф укучылары өчен тарихтан яңа дәреслекләрне 2024 елда чыгарырга ниятләнә.

5-9 сыйныф укучылары өчен тарихтан яңа дәреслекләрне 2024 елда чыгарырга ниятләнә.

Аның зур бүлеге Украинадагы махсус хәрби операциягә багышланачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов «Известия»га биргән интервьюсында хәбәр итте.

«Бу җитди материал, анда махсус хәрби операция үткәрү сәбәпләрен күрсәтә торган фактлар китерелә. Әлеге хезмәт укучыларга бу тема белән аңлы, төптән уйлап танышырга ярдәм итәчәк», – диде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, 10-11 сыйныфлар өчен дәреслек инде эшләнгән һәм укучылар аның белән яңа уку елыннан шөгыльләнә башлаячак.

«Безнең укучыларның дәүләтебезнең формалашу нигезләрен, без горурланырга хокуклы тарихи вакыйгаларны күрүе һәм аңлавы бик мөһим, шул исәптән дөнья тарихы контекстында да», – дип саный Кравцов.

Узган елның декабрь башында Россия Президенты Владимир Путин тарих һәм җәмгыять белеменнән яңа дәреслекләр төзүне гомуммилли әһәмияттәге мәсьәлә дип атаган иде.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading