16+

Ярминкә – бизнес түгел

Татарстанда 5 сентябрьдә беренче көзге авыл хуҗалгы ярминкәләре үтте. Ярминкәләргә барлыгы 47 милллион сумлык продукция китерелгән.

Татарстанда 5 сентябрьдә беренче көзге авыл хуҗалгы ярминкәләре үтте. Ярминкәләргә барлыгы 47 милллион сумлык продукция китерелгән.

Продукцияне Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы билгеләгән бәядән сатканнар. Гадәттә, мондый ярминкәләрдә азык-төлек бәяләре, башка көннәр белән, кибетләр белән чагыштырганда, 15-20 процентка арзанрак.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов:

- Ярминкәләрнең төп өстенлеге дә шунда - халык җирле товар җитештерүчеләрдән сыйфатлы азык-төлекне арзан бәядән сатып ала. Әлбәттә, продукцияне үзкыйммәтеннән, кайвакытта аннан да арзанрак бәягә сату авыл хуҗылыгы товарлары җитештерүчеләренә, крестьян-фермерлык хуҗалыкларына, ярдәмче хосусый хуҗалыкларга табыш китерми. Әмма бу бизнес түгел, - шактый зур ихтыяҗга ия социаль проект", - ди.

Ярминкәләрдә катнашучыларга дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелә. Продукт сатучы хуҗалыкларның транспорт чыгымнары каплана. Быел бу максатларда республика бюджетыннан яз көне 13,5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading