16+

Яшел Үзәндәге фаҗигадә зыян күрүчеләргә 100 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр түләүләр каралган

Татарстан хакимияте Яшел Үзәндә газ шартлаудан зыян күрүчеләргә түләүләр күләмен билгеләде.

Татарстан хакимияте Яшел Үзәндә газ шартлаудан зыян күрүчеләргә түләүләр күләмен билгеләде.

Төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган һәм һәлак булучыларның гаиләләренә 100 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр акча каралган. Бу акчаларны ничек алырга соң?

Вәгъдә ителгән акчаларны алу өчен, кешеләргә берничә документ җыярга һәм тиешле гаризалар бирергә туры киләчәк.

14 апрель көнне Татарстан премьер-министры Алексей Песошин Яшел Үзәндә газ шартлаудан зыян күрүчеләргә бер тапкыр түләнелә торган матди ярдәм күләмен билгеләүче карарга кул куйды. Исегезгә төшерәбез, гадәттән тыш хәл 29 март кичендә Ленин урамындагы тугыз катлы йортта булды. Ике кеше һәлак булды, биш кеше хастаханәдә дәвалану алды, җиде фатир вакытлыча яшәргә яраксыз хәлгә килде. Кешеләрне фатирларын төзекләндергәнче, яңа төзелгән йорттагы фатирларга урнаштырдылар.

Хәзер, моннан тыш, аларга акчалата түләү дә тиешле. Шулай итеп, кемгә һәм күпме бирәчәкләр? Татарстан хөкүмәте карары нигезендә, һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә 1 миллион сум каралган.

Газ шартлау нәтиҗәсендә сәламәтлегенә авыр зыян килгәннәр - 300 мең сум, уртача авырлыктагы җәрәхәт алганнар - 200 мең, сәламәтлекләренә  җиңелчә зыян килгән кешеләр 100 мең сум алырга тиеш. Башкаларга 10 мең сум бирергә карар кылынган.

Ул гына да түгел, акчаны кешеләр беренче кирәк-ярак милкен югалткан өчен дә алачаклар. Тулысынча милексез калганнар - 100 мең сум, ә өлешчә зарар күргәннәргә - 50 мең сум акча түләнәчәк. Биредә, Яшел Үзән башлыгы Михаил Афанасьевка бәя бирү тәртибен билгеләргә һәм шуның нигезендә йорт шартлаудан зыян күргән йортта яшәүчеләргә тиешле белешмәләр бирергә кушылды.

Бу бер тапкыр түләнелә торган акчаны алу өчен тагын нинди документлар җыярга кирәк соң. Шулай итеп, гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә милекне югалту турында Яшел Үзән мэриясеннән алынган белешмәдән тыш, аерым алганда, һәлак булучының үлеме турында таныклык, аның белән тугандаш мөнәсәбәтләрне раслый торган документларның, Яшел Үзән йортында газ шартлау турындагы җинаять эше буенча зыян күрүче дип тану турындагы карарның күчермәләрен, суд медицина экспертизасы нәтиҗәләрен җыярга кирәк. Боларның барысын да Татарстан Хезмәт министрлыгына ярты ел дәвамында (2021 елның 29 мартыннан башлап) бирергә кирәк. Тиешле гаризаларның күчермәләрен сылтама аша табарга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading