16+

Яшьләр көнендә узачак чаралар ПРОГРАММАСЫ

Россиядә 27 июнь - Яшьләр көне. Казанда бәйрәм 25-26 июньнәрдә колачлы мәдәни һәм спорт чаралары белән билгеләп үтелә.

Россиядә 27 июнь - Яшьләр көне. Казанда бәйрәм 25-26 июньнәрдә колачлы мәдәни һәм спорт чаралары белән билгеләп үтелә.

Программа бәбиләрдән башлап, әни-бабайларның да зәвыгына хуш килерлек итеп төзелгән. Өлкән яшьтәгеләрнең чәчләре агарса да, күңелләре һаман унсигездә бит!

25 июнь

Кремль яр буе

12.00 сәгатьтә Спортның ишегалды төрләре буенча турнир
Ярышлар ике төрдә: әзерлекле спортчылар өчен воркаут-батл, ә гади тамашачыларга һәм кунакларга-турникта күтәрелү. Биредә башка викториналар һәм конкурслар да оештырыла. Алдынгы урыннарны яулаучыларга бүләкләр биреләчәк.

18.00-20.00 сәгатьләрдә "Мин татарча сөйләшәм" акциясе

Бу программада "TATARSIS", "ITTIFAQ", "JUNA", "Оскар" төркемнәре, шулай ук Илгиз Шәйхразиев, Зарина Вилданова, Рәдиф Кашапов, K-RU чыгыш ясаячак.

26 июнь

Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы

10.00-11.00 сәгатьләрдә "Яшел фитнес".

12.00 сәгатьтә балалар һәм нәниләр өчен махсус программа

12.00-18.00 сәгатьләрдә ГТО нормаларын тапшыру

12.00-16.00 сәгатьләрдә "Буккроссинг" акциясе

Инде үзеңә кирәге булмаган китабыңны алып килеп, башка китапка алмаштырып кайтырга була.

Музыкаль программа 14.00 - 22.00 сәгатьләрдә

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading