16+

Йөкле хатыннар җәмәгать транспортында бушлай йөриячәк?

Россиядә илдәге һәр йөкле хатын-кызга дәүләт ярдәме күрсәтүнең барлык чараларын үз эченә алган «Йөкле хатынның статусы һәм хокукый гарантияләре турында»гы закон эшләргә кирәк.

Россиядә илдәге һәр йөкле хатын-кызга дәүләт ярдәме күрсәтүнең барлык чараларын үз эченә алган «Йөкле хатынның статусы һәм хокукый гарантияләре турында»гы закон эшләргә кирәк.

Анда җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеге турында да пункт кертү сорала. Татарстанның балалар омбудсмены Ирина Волынец шундый тәкъдим белән чыкты, дип хәбәр итә RT.

Яңа ярдәм чаралары буларак, Волынец барлык йөкле хатын-кызларга медицина хисабына куелганнан соң хезмәткә түләүнең бер ярым минималь күләме дәрәҗәсендә айлык акчалата түләүне законга кертергә тәкъдим итә. Шулай ук балалар омбудсмены йөклелек авыр барган очракта бушлай социаль хезмәткәр ярдәмен гарантияләүне сорый. Аның фикеренчә, мондый хезмәтләрне пенсионерларга ярдәмгә охшаш итеп күрсәтергә мөмкин.

Волынец тәкъдим иткән башка чаралар арасында шәһәр һәм шәһәр яны җәмәгать транспортында бушлай йөрү, бушлай дарулар белән тәэмин итү, коммуналь хезмәтләргә 30 процент күләмендә субсидияләр, бушлай парковка һәм башкалар бар.

Исегезгә төшерәбез, Волынец Дәүләт Думасына йөкле һәм күп балалы хатын-кызларны эшкә кабул иткән өчен бизнесны стимуллаштыру һәм федераль дәрәҗәдә ике яңа бәйрәм - Йөкле хатын-кызлар көне һәм Ата-аналарга рәхмәт көнен билгеләп үтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading