16+

«Йогышлы авырулар хастаханәләренә тын алырга да вакыт юк»

“Моннан 15 еллар элек йогышлы авырулар сезон белән бәйле рәвештә генә “чәчәк ата”лар иде. Ә хәзер инфекцияләр бер бер артлы йога, яңа төрләре барлыкка килә. Йогышлы авырулар хастаханәләренә тын алырга да вакыт юк”,– ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.

«Йогышлы авырулар хастаханәләренә тын алырга да вакыт юк»

“Моннан 15 еллар элек йогышлы авырулар сезон белән бәйле рәвештә генә “чәчәк ата”лар иде. Ә хәзер инфекцияләр бер бер артлы йога, яңа төрләре барлыкка килә. Йогышлы авырулар хастаханәләренә тын алырга да вакыт юк”,– ди Татарстан Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов.

Республиканың клиник йогышлы авырулар хастаханәсе дә көн саен 250-300 пациент кабул итә. Аларның 25-30 проценты хастаханәдә дәваланырга кала. Күбесе анализ тапшыру, табиб белән киңәшләшү өчен генә дә бирегә килә. Кичке сәгатьләрдә теркәлү урыны буенча сырхауханәләр кабул итмәгәндә, мондый тәүлек буе эшли торган хастаханәләр булу уңайлы. Агафонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә күптән түгел генә ремонт эшләре төгәлләнде. Яңартылган кабул итү, бокс бүлмәләрен журналистларга да күрсәттеләр.

«Иң авырткан урыннан башларга булдык. Беренче чиратта пациентлар кабул итү бүлмәсенә эләгә. Әгәр дә ул үзенә җәлеп итмәсә, биредәге мохит кешедә ышаныч тудырмаса, ул башка хастаханә сайларга мөмкин»,–  ди республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең  баш табибы Марат Гатауллин.

Казанда йогышлы авыруларны кабул итә торган ике генә хастаханә исәпләнә. Сер түгел, күп кеше йогышлы авырулар хастаханәләреннән канәгатьсезлек белдерәләр иде. Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсен яңарту да заман таләбе, пациентларның мәнфәгатьләрен кайгырту. “Эшне туктатмыйча төзекләндерү алып бару пациентлар, персонал өчен дә җиңел түгел,шулай да нәтиҗәләр сөендерә. Төзүчеләр белән көн-төн бергә эшләдек, алар белән хәтта аерылышасы да моңсу, ярты ел дигәндә кабул итү бүлмәсе, бокслар яңартылды, дәүләт программасы кысаларында сырхауханә төзекләндерелде”, – ди Марат Гатауллин.

Төзекләндерү өчен барлыгы 40 миллион сумнан артык акча  тотылган. Тышкы матурлык кына түгел, пациентларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен дә күп нәрсә эшләнгән. Әйтик, хастаханәдә вентиляция системасын җайга салганнар. Хәзер бактерияләр, вируслар бер палатадан икенчесенә күчә алмый. Шулай ук алты бокс һәр авыруны аерым кабул итәргә мөмкинлек бирә. Бер төрле инфекцияле авыру икенчесе белән очрашмый. Нәтиҗәдә, вируслар йоктыру куркынычы кими дигән сүз. Хастаханә заманча җиһазландырылган. Үз лабораториясе бар. Экспресс тест ярдәмендә кайбер инфекцияләрнең төрен билгеләү мөмкинлеге дә тудырылган. Марат Гатауллин әйтүенчә, әлегә төзекләндерү эшенең беренче этабы гына төгәлләнгән. Киләчәктә ремонт эшләре дәвам итәчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading