21 июньдә 16.00 сәгатьтә ТР Милли музеенда шагыйрә, А.Алиш исемендәге әдәби премия һәм «Бәллүр каләм» иясе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Йолдыз Шәрәпова иҗатына багышланган Әдәби салон утырышы узачак.
Хезмәттәшебез Йолдыз Шәрәпованың иҗаты тулысынча балаларга багышланган. 1994 елда аның балалар өчен «Антенналы бәрәңге» дигән тәүге шигырьләр җыентыгы дөнья күрә, ул «Ел китабы-94» бәйгесендә икенче урынга лаек була.
Бүгенге көндә ул – 5 китап авторы. Аның күп кенә шигырьләре дәреслекләргә, хрестоматияләргә, төрле җыентыкларга кертелгән, шагыйрә сүзләренә язылган җырлар телевидение һәм радиода яңгырый.
Әдәби салонга Йолдыз Шәрәпованың хезмәттәшләре, дуслары һәм аның иҗатын яратучылар җыелачак. Катнашучылар арасында шагыйрәнең шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән Нью-Йорк кунагы Сүрәйя Гайнуллина да булачак.
Комментарийлар