16+

Йортыңны үзгәртеп корырга уйласаң, җирле үзидарәгә хәбәр ит

Яңа төзеләчәк йорт, йә үзгәртеп кору башларга уйласаң, бу хакта җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә кирәклеген күпләр белми.

Яңа төзеләчәк йорт, йә үзгәртеп кору башларга уйласаң, бу хакта җирле үзидарә органнарына хәбәр итәргә кирәклеген күпләр белми.

Бу pакон чагыштырмача әле күптән түгел былтырның 3 августыннан керде. Татарстан Росреестр идарәсендә физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева әйтүенчә, гражданнарга төзелешне башлаганчы бер тапкыр, аннары төзелеш төгәләнгәннән соң тагын бер кат җирле үзидарә органнарына барып төзелеш хакында белдерергә кирәк булачак. Бу бакчасында җәйге йорт салучыларга да кагыла. Әгәр дә торак йортны төзү, үзгәртеп кору эшләре яңа закон гамәлгә кергәнче башкарылган булган икән, бу очракта закон нигезендә җир кишәрлеге хуҗасы 2019 елның 1 мартына кадәр җирле үзидарәгә йорт салу яки үзгәртеп кору турында уведомление юллый ала. №340 федераль закон нигезендә 1 мартка кадәр җирле үзидарәгә документлар тапшырып өлгерсәгез, төзелеш өчен рөхсәт таләп ителми.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading