16+

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага мактаулы исем бирелде

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исемен бирелде

Җырчы Илсөя Бәдретдиновага “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исемен бирелде

Татарстанда популяр җырчы Илсөя Бәдретдинова “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Тантаналы чара Казан Кремлендә узды.

50 дән артык татарстанлы Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләренә лаек булды. Бүләкләрне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Бу көнне безне туган республикабызга булган җылы хисләр белән берләштерә, без монда яшибез һәм планнар корабыз. Татарстан - төрле милләт һәм дин вәкилләре дус һәм тату яши торган зур гаилә», - диде Татарстан Президенты.
Үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы иҗатын яратучыларга күпьеллык ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.Минниханов присвоил звание «Заслуженная артистка Республики Татарстан» певице Ильсие Бадретдиновой

"20 ел мине сәхнәдә тотуыгыз өчен кадерле тамашачыларга зур рәхмәт! Бу безнең уртак казанышыбыз, уртак исемебез!", - дип язган Илсөя Бәдретдинова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм.исэн сау булып яшэргэ язсын.сез бу исемгэ лаек!

    Мөһим

    loading