16+

Җырчы Зөлфия Камалова: “Әтиемә инсульт булды, аннан дәваланганда Covid-19 йоктырды”

Милләттәшебезнең яңа альбомы әтисе шигырьләреннән торачак.

Милләттәшебезнең яңа альбомы әтисе шигырьләреннән торачак.

Австралиядә яшәп иҗат итүче милләттәшебез Зөлфия Камалова яңа альбом яздыра башлаган. Бу альбомы аның бик үзенчәлекле булачак.

“Без әтием Нәҗип Камаловның шигырьләренә яңа җырлар яздыра башладык. Соңгы ике ел эчендә Австралия бөтен дөньядан читләште. Узган ел азагында әтиемә инсульт булды, аннан дәваланганда Covid-19 йоктырды. Минем Татарстанга кайтасым килде, ләкин бу мөмкин түгел иде, әлбәттә. Бәхеткә, әти терелде, ә мин туганнар белән элемтәне торгызырга кирәклеген аңладым. Шулай итеп, бу альбомны яздыру теләге туды.

Дөресен генә әйткәндә, без аны «бөтен дөнья» белән язабыз. Бераздан җырларны яздыручылар исемлеген дә әйтермен. Әлегә — иң шатлыклы хәбәр! 11 февраль, әтиемнең туган көне алдыннан, бу альбомның беренче синглын чыгарачакбыз. Сезгә бөтен серләрне ачасы килә, ләкин бераз сабыр итик. Яңалыкларны күзәтеп торыгыз. Сезнең Zulya...”, - дип язган Зөлфия социаль челтәрдә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading