16+

Җырлыйбызмы: халык иҗаты конкурсына гаризалар кабул итү башланды

Казанда «Безнең ишегалды авазы – безнең команда авазы» шәһәркүләм халык иҗаты конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

Казанда «Безнең ишегалды авазы – безнең команда авазы» шәһәркүләм халык иҗаты конкурсына гаризалар кабул итү башланды.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә шәһәрнең мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов сөйләгәнчә, гаризаны ГолосДвора.РФ проекты сайтына җибәрергә кирәк. Казан районнарындагы ишегалларында үзешчәннәр концерты барышында да конкурска язылырга мөмкин. Җыр бәйгесе 6-12 яшьлекләр, 12-18 яшьлекләр һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында үткәрелә. Финал концертлары Вахитов районында 28 августта – «Калейдоскоп» паркында, Совет районында 23 августта – Фучик урамындагы бульварда, Киров һәм Мәскәү районнарында 21 август­та – Васильченко исемендәге скверда, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында 28 августта «Крылья Советов» паркында узачак.
Җырчыларны тамашачылар һәм Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Имамиева, Марина Самкова, Айдар Габдинов, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи составындагы профессиональ жюри бәяли.

– Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырыла. Алар әле профессиональ артистлар белән бергә 30 августта – Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда бәйрәм концертында да катнашачак, – диде Азат Абзалов.

Башкала мэры Илсур Метшин халык иҗаты конкурсына зур игътибар бирергә ча­кырды.

– Ишегаллары җәяүлеләр үтеп-китеп кенә йөри торган урыннан күршеләр, шәһәрнең төрле яшьләрдәге кешеләре җыелыша торган мәйданга әверелә бара, – диде мэр Илсур Метшин. – «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге «Безнең ишегалды» проектын гамәлгә ашыра. Проект­ның максаты – республикадагы ишегалларын төзекләндереп чыгу. Татарстан Рес­публикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шундый бурыч куйды. Ишегалларын халык фикерен исәпкә алып төзекләндерү зарур. Ишегаллары ял итәр, балалар белән йөрер һәм шушындый конкурслар үткәрер өчен матур булсын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading