25 декабрьдә Рязань өлкәсендә пассажир автобусы катнашында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Тикшерүчеләр 13 зыян күрүче турында хәбәр иткән, алар арасында 7 дән 17 яшькә кадәрге биш бала бар, өч кеше үлгән, шул исәптән автобус йөртүчесе дә.
"Беренчел мәгълүматлар буенча, "Мәскәү-Волгоград" маршруты буенча баручы автобус кюветка очкан. Волгоград өлкәсендә яшәүче 32 яшьлек машина йөртүче идарәне югалткан. Кайбер мәгьлүматлар буенча, ул руль артында йоклап киткән. Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә ", - дип хәбәр иткән төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы.
Биредә тикшерүчеләр эшли алар килеп чыккан хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклаячак.
Фото: pixabay.com
Комментарийлар