16+

ЮХИДИ хезмәткәрләре өч айлык баланың гомерен саклап калган

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре – полициянең өлкән сержанты Илнар Мәхмүтов белән полиция лейтенанты Эльвир Сәләхиевка Кia машинасын йөртүче мөрәҗәгать итә.

Казанда ЮХИДИ хезмәткәрләре – полициянең өлкән сержанты Илнар Мәхмүтов белән полиция лейтенанты Эльвир Сәләхиевка Кia машинасын йөртүче мөрәҗәгать итә.

Ул аларга автомобиль салонында өч айлык баласы булуын һәм аның хәле китүен хәбәр итә. Балада агулану билгеләре була. Шуңа да әти-әнисе, хастаханәгә барып җитәргә вакытны югалтмас өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләреннән ярдәм сорй. Инспекторлар бу хәл турында дежур частька хәбәр сала һәм берничә минут эчендә машинаны якындагы медицина учреждениесенә кадәр озата баралар. Алар ярдәмендә баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамый. Баланың әти-әнисе инспекторларга рәхмәтен җиткерә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading