16+

Юл буеннан кавын, карбыз сатып алмагыз!

Яшел Үзән шәһәре кешесен Һиндстанга сәяхәте вакытында урам эте теш­ләгән булган. Безнең турист моңа артык әһәмият бирмәгән, анда да һәм кайткач та, табибларга мөрәҗәгать итмәгән.

Юл буеннан кавын, карбыз сатып алмагыз!

Яшел Үзән шәһәре кешесен Һиндстанга сәяхәте вакытында урам эте теш­ләгән булган. Безнең турист моңа артык әһәмият бирмәгән, анда да һәм кайткач та, табибларга мөрәҗәгать итмәгән.

- Ахыры фаҗигале тәмамланды, Яшел Үзән шәһәре кешесе, котыру чире тәмам азынып китүдән, вафат булды. Урамдагы хуҗасыз этләр һәм мәчеләр белән, шулай ук чит илләргә туристлык сәяхәтләренә баргач, экзотик җәнлекләр белән уйнамагыз! - дип кисәттеләр «Татмедиа» республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Роспотребнадзор»ның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина.

Россия төбәкләренә сәяхәтләргә баргач та сак булу зарур. Алтай краенда, мәсәлән, бер балага байбактан үләт чире йоккан. Марина Потяшина тынычландырганча, әлеге чирне Алтайдагы байбаклар гына тарата, бездәгеләрдә күзәтелми. Шулай да табигатькә чыккач төлкеләр, кыргыйлашкан мәчеләр һәм башка җәнлекләр, миңгерәүләнеп, аяк астында ук бутала икән, аларны һич тә тотмагыз, сыйпамагыз. Урман бетенә дә битараф карамагыз.

- Урман бете кадалган 2798 кеше хастаханәләргә мөрәҗәгать иткән, 772 кешегә чиргә каршы укол ясалган. Урман бете кешенең параличлануына китерергә мөмкин, - дип искәртте Марина Патяшина.

Татарстанда санитар-эпидемия хәле тотрыклы. Аллага шөкер, бүгенгә массакүләм йогышлы чирләр таралу, агулану юк. Санитар нормаларга җавап бирмәгән 98 вак сәүдә һәм җәмәгать туклануы ноктасы «Роспотребнадзор» таләбендә ябылган.

- Урамнарда юл буйларындагы һәм, биг­рәк тә, автотрасса читләрендәге «лавка»лардан карбыз яки кавын сатып алмагыз. Әлеге бакча культуралары июль ае өчен болай да зур, димәк, нитратлар кушып, тизләтеп үстерелгән дигән сүз. Карбыз һәм кавын автотрассада агулы матдәләрне бигрәк тә үзенә сеңдерүчән, -диде Марина Патяшина.

Татарстандагы 1321 балалар сәламәтләндерү җәйге лагерьлары катгый күзәтчелеккә алынган. Балаларның җәйге лагерьларына сыйфаты начар продукция китерүчеләргә 1,6 миллион сум штраф салынган, 308 килограмм сөт продукциясе, 70 килограмм киптерелгән виноград кулланудан читләштерелгән. Сәүдә челтәрендәге куллану вакыты чыккан 54,7 тонна ашамлык әйләнештән алынган.
Марина Патяшина җәмәгатьчелекне дә санитар кагыйдәләрне бозучыларга каршы актив көрәшергә чакырды. Кимчелекләрне «Роспотребнадзор»ның (843) ­236-94-11­ «кайнар элемтә» телефоны аша хәбәр итәргә була. «ВКонтакте» һәм «Твиттер» социаль челтәрләрендә «Роспотребнадзор»ның мәгъ­лүмат битләре эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading